Игътибар, электр белән тәэмин итүне планлы рәвештә өзү!

2019 елның 6 декабре, җомга

"Сетевая компания" ААҖ  Буа электр челтәрләре филиалы  электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару турында хәбәр итә, шуңа бәйле рәвештә 10 декабрьдә 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Буа ш. Заводская ур. буенча 1-51шәһәр  халкын электр белән тәэмин итү туктатылачак.

11 декабрь көнне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Кыят авылының Кыр  урамы буенча 1-14 нче йортта яшәүчеләр утсыз калачак, шулай ук су кудыру, мәктәп, котельный объектлары да электр белән тәэмин ителеш булмый.

13 декабрьдә 12: 00 сәгатьтән 16: 00 сәгатькә кадәр Урта Лашчы һәм Кабалан тулысынча утсыз калачак.

16-20 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Әлки, Атабай-Әнкәбә, Исәк авылларында ут булмаячак. 16 декабрь көнне 5: 00 сәгатьтән 7: 00 сәгатькә кадәр Адав-Толымбай авылында яшәүчеләр –Зеленая урамы 5-21 нче йорт, Кооператив урамы 1-31 нче, Урта урамы 1-51  йортлар утсыз калачак. Шул ук көнне сәгать 10 нан 15.00 сәгатькә кадәр ут Чуаш Киштәге авылында да булмаячак.

 17 декабрьдә Яңа Тинчәле авылында Совет урамы 13,14,20,21,22,23,24 йорт, Вахитов урамы 1-13, Пушкин урамы 1-20, Тынычлык урамы 30,34,38 нче йортларында ут булмаячак.

19 декабрьдә  10: 00 сәгатьтән 14: 00 сәгатькә кадәр электр Кече Боерган авылында Зеленая урамы 1-24 нче йорт, Октябрь урамы 2-12 нче йорт, Шоссейная урамы 1-25 нче йорт ларында һәм  кибеттә булмаячак.

.20 декабрьдә 10: 00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Күшке авылында Мәктәп урамында 1-33 нче йортларда, мәктәптә, мәдәният йортында, котельныйда ут булмаячак.

23 декабрь көнне 10: 00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Әлки, Атабай-Әнкәбә, Исәк авылында яшәүчеләр, 24 декабрь көнне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Адав-Толымбай  Зеленая урамы 5-21, Кооператив урамы1-31,  Урта урам 1-51 нче йортларда яшәүчеләр утсыз калачак.

24 декабрь көнне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, трансформатор авыштыру сәбәпле  Атабай-Әнкәбәдә ут сүндерелә, 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Янтуган авылы Төзелеш урамы 6-51, Мәктәп урамы 7-11 нче йортларда автоматик сүндергечләрне алыштыру сәбәпле ут булмаячак.

25.декабрьдә 10:00 сәгатьтән 15: 00 сәгатькә кадәр ут Мөкерле авылында булмаячак. 26 декабрьдә 10: 00 сәгатьтән 15: 00 сәгатькә кадәр Отраданың Лесная урамы буенча 1-10 йортларында, пилорамада, Профсоюз урамы буенча 1-14 йортларда, ашханәдә, су суырту станциясендә, мәктәптә, складта ут булмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International