Рөстәм Миңнеханов “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов “Казан” агросәнәгать паркында  авыл  хуҗалыгы  ярминкәсендә  булды.    

Агропаркның  ярминкә  мәйданчыгына    Аксубай, Арча, Нурлат, Саба  муниципаль районнары фермерларының  һәм  авыл  хуҗалыгы  кооперативларының, Татпотребсоюз,  «Майский» ТК ҖЧҖ, «Ак Барс» кошчылык  комплексы” ҖЧҖенең «Яратель» кошчылык фабрикасы,     «Сервис-Агро» ҖЧҖ,  «Натураль продукт» ҖБЧҖ, «АгроИнвест» идарәчел компаниясе” ҖЧҖ,   «Татагролизинг» АҖ,   «Лаеш  балык заводы» ЯАҖ,   «Залесный» АФ” ҖЧҖ,   «Красный Восток» агрохолдингы”  ААҖ продукциясе  китерелгән иде. 

Сатып  алучыларга   сезонлы  яшелчәләр, шул  исәптән  бәрәңге,  шулай  ук   сыер, дуңгыз, кош-корт итләре, үлчәүле сөт, сыер мае, шикәр комы, он,  төрле  ярмалартк  ителде  - алар барысы  да  Татарстанда  җитештерелгән һәм  арзанрак  бәяләрдән сатылды.  

Авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләренең  продукциясе  белән  Рөстәм Миңнехановны  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров таныштырды.  Кунаклар  белән  шулай  ук  “Казан” агросәнәгать паркы   директоры    Олег Власов йөрде.

Шуны  да  әйтергә  кирәк,  шимбә көннәрдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  оештырыла  торган      авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  зур  социаль әһәмияткә  ия.    Фермерлар  өчен бу  – җитештергән  продукцияне  сату  мөмкинлеге булса,  ә  шәһәр  халкы өчен –  иң кирәкле  көндәлек  әйберләрне бер  урында  һәм  кулай  бәяләрдән  сатып  алу  мөмкинлеге ул.     

Агропаркта  шулай  ук   социаль  акция уза  – мохтаҗларга  һәм  социаль якланмаган   гражданнарга  ярдәм  итәргә теләүчеләр  сөт  продукциясе (сөт,  эремчек һ.б.лар) сатып алып,  аларны  шундыйларга  тапшыру  өчен  махсус суыткычта  калдыра  алалар.    Рөстәм Миңнеханов та, сөт  продукциясе  өчен түләп,  бу     акциядә  катнашты. 

Белешмә өчен:

Агымдагы  елда  Казанда 15 сәүдә  мәйданчыгында һәм Чаллыда  2 мәйданчыкта,  Зеленодольск  муниципаль  районының Осиново бистәсендә  “Яңа  Тура” технополисында  30 марттан  27  апрельгә кадәр һәм   14 сентябрьдән 30  ноябрьгә кадәр  17 ярминкә  узган  һәм аларда  1 млрд сумнан артыкка  фермер продукциясе  сатылган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International