Яшь гражданнарга Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, 12 декабрьдә, Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында район җитәкчесе, «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Ранис Камартдинов кулыннан яшь гражданнарга Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы булды.

  Чара Яшь гвардиянең  «Гражданлык сәгате» проекты кысаларында партиянең җирле бүлеге тарафыннан тәкъдим ителде, бу вакыйга, чыннан да, игътибарга лаек, чөнки тантана Россия Федерациясе Конституциясе көненең мөһим дәүләт бәйрәме көнендә узды.

  Ранис Рафис улы яшь буалыларны истәлекле вакыйга белән котлады, аларга лаеклы һәм горурлык белән Россия гражданины исемен йөртүләрен теләде. Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Гөлия Заһидуллина белән бергә 14 яшен тутырган яшүсмерләргә тормышларындагы төп документны- паспортларын  тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International