Марат Җәббаров: 5 елда Татарстан АПКсына 140 млрд сум күләмендә инвестицияләр кертелде

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Соңгы  5  елда  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексына  кертелгән    инвестицияләр  күләме    140 млрд сум  тәшкил  итә,  шул  исәптән  авыл  хуҗалыгына – 96 млрд сум, эшгкәртү  сәнәгатенә - 44 млрд сум. Шундый  белешмәләр  бирде  шимбә  көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров.  Барлык  муниципаль  районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә шулай   ук  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  Алексей Песошин да  акатнашты. 

 Инвестицияләрнең  күпчелеге  югары  технологияле   проектларны  гамәлгә ашыруга  юнәлдерелде, болар: сөтчелек комплекслары, кошчылык  фабрикалары, ит комбинатлары, элеваторлар  һәм башкалар.   «Безнең өчен   инвестицияләр  - бу   технологик  базаны  модернизацияләү,  җитештерү фондларын  яңарту, хезмәтнең  җитештерхчәнлеген  арттыру», - дип ассызыклады министр.

Соңгы  5 елда  30 мең  баш  савым сыерына  исәпләнгән    28 заманча  сөтчелек    комплексы  файдалануга  кертелде.    Инвестиция  кертемнәре  терлекләр  санын  арттыруга,  генетика мөмкинлеген көчәйтергә  һәм  савым сыерларының  продуктивлыгын      44%ка  арттырырга  ярдәм  итте, бу  сөт  җитештерүдән акчалата  керемне  елга    25 млрд сумга  җиткерергә  мөмкинлек  бирде.  «Якындагы  2 елда  17 мең башка исәпләнгән  тагын     24 сөтчелек   комплексын  файдалануга  тапшыру  планлаштырыла.  Бу  проектларны  20 млрд. сумга  якын  инвестицияләр  белән  гамәлгә кертү    республикага  сөт  күләмен  елга  2  млн. тонна дәрәҗәсенә  җиткерергә  ярдәм  итәчәк.  

Тармакны   техник  һәм  технологик   модернизацияләү машина-трактор паркын  үстерүдә алып  барыла.  Моның  өчен  эчке  инвестицияләү мөмкинлекләре  дә,  шулай  ук  өстәмә  заем ресурсларын  җәлеп  итү һәм лизинг схемасы   да  кулланыла.  Ел  саен  авыл  хуҗалыгы  оешмалары тарафыннан     5 млрд  сумлык  техника сатып  алына, бу  тармакның  энергетик  куәтен  арттыра:   соңгы   5 елда  бу  күрсәткеч   100 гектар  чәчүлеккә  11 ат  көченә  артты,   бу  инде  авыл  хуҗалыгы  җитештерхенең икътисадый нәтиҗәлелеген һәм  хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен   5 елда  1 млн. сумнан  2  млн.  сум   җиткерүне тәэмин  итәргә ярдәм  итте.   авыл  хуҗалыгы  техникасы  паркын  яңарту  өчен   «60х40 программасы» зур  стимул  булып тора.  

2016 елдан   машина-трактор  парклары объектларын капиталь  ремонтлау  программасы эшли башлады,  анда  чыгымнарның  30%ын  финанслашу  күздә  тотыла.    Шул  вакыт  эчендә   265 объект ремонтланды, финанс  кертемнәре    642 млн. сум  тәшкил  итте.  Машина-трактор  паркларын  тиешле  хәлаткә  китерү аркасында авыл  хуҗалыгы  машиналарына  вакытында  һәм сыйфатлы  ремонт  ясап булды.   

Цифрлы   технологияләрне гамәлгә кертү   үсеш өчен  зур  мөмкинлекләр  бирә. Уңдырышлылык  күрсәткечләрен  арттыру  һәм  җитештерү барышын  оештыруга    чыгымнарны  киметү  өчен  яңа  системалар  кертелә.    Бүгенге  көндә    нәтиҗәлелекне  арттыру  өчен     перспектив юнәлеш буларак,    авыл  хуҗалыгы  техникасы   спутник навигациясе  аппаратурасы  белән  җиһазлана.   5  елда  4 мең бер. авыл  хуҗалыгы  техникасына       спутник  күзәтү системасы  урнаштырылды.   Ягулыкны  азрак  сарыф итү һәм  хезмәт җитештерүчәнлеген  арттыру  өчен  чәчүлекләрне  контрольдә  тоту  системасы  кулланыла.  

Чыгымнарны   оптимизацияләү  һәм  табышлы  инвестицияләр кертү  өчен   техника газ-мотор ягулыгына  күчерелә.    Бүген  моның    30% хакы  субсидияләнә.   АПК предприятиеләрендә  500гә якын  машина    табигый  газда  эшли. 

«Үсемлекчелек  продукциясен җитештерүгә алга  таба инвестицияләр  кертүгә ачык  мисал   итеп  стационар эретмә  узелларын булдыру  проектын гамәлгә кертүне әйтергә  кирәк.   Җайланмалар  хакын   компенсацияләү  өлешендә  дәүләт  ярдәме 60% ка җитә.   2018 елда Министрлык  тарафыннан  бу  проект    анонсланды.  Бүгенге  көнгә 100дән артык  авыл  хуҗалыгы  оешмасы суның  катылыгын  һәм  әчелеген киметү җайланмасын  урнаштырды  һәм  аннан  нәтиҗәле  файдалана», - дип  өстәде  Марат Җәббаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International