«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасында җиңү яулаучы укучы Буаның 2 нче лицееннан

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

  «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы 2013 елдан бирле үткәрелә, узган биш олимпиадада  да Буа районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары актив катнаша. 2013, 2016, 2017 , 2019 елларда Буа шәһәренең 2 нче лицеенда укучы биш укучы төрле номинацияләрдә җиңүче булды.

  Агымдагы елда олимпиадада катнашу өчен Буа районының 15тән артык гомуми белем бирү мәктәбеннән 218 гариза килгән. Икенче этапка 22 укучы узды, эссе  язганнан соң Буа шәһәренең 2 нче лицее укучысы иң яхшылардан булып калды.

  17 декабрьдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ф.Ф. Гаязетдинова, контрольлек – инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч - эксперты Р. Р. Хәбибуллин, лицей директоры Р. Р. Кәлимуллин катнашында олимпиада призерын бүләкләү тантанасы үткәрде.

  «Куллану грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә уңышлар өчен» номинациясендә Буа шәһәре 2 нче лицейның 8«а» сыйныфы укучысы Наилә Латыйпова җиңүче булды. Аңа грамота һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Шулай ук 8 «а» укучысы В.М. Вәлиуллинга сувенир продукциясе белән «кулланучылар хокукларын яклау» логотибы төшерелгән портфель тапшырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Ж. Ю. Әхмәтханов һәм ТР Мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһановның  «Татарстан Республикасы Кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен» Рәхмәт хаты  белән  2 лицейның  җәмгыять белеме укытучысы Л. И. Ситдыйкова бүләкләнде.

   Бүләкләү тантанасын тәмамлап, территориаль орган белгечләре лицей укучыларына киләсе елда да кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында актив катнашырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International