Заманча шугалак "Арктика" боз сарае артында урнашкан. Шугалак өчен бортлар Казаннан китерелгән һәм "Мәрхәмәтле боз" республика программасы буенча урнаштырылган. Аның мәйданы 1500 квадрат метр тәшкил итә. Кичләрен җылытыла торган кабиналар һәм тимераякларны прокатка алу да эшлиячәк.