Буалылар каратэ буенча Бөтенроссия турнирында бик яхшы чыгыш ясадылар

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

21-24 декабрьдә Казанда Бөтенроссия каратэ турниры узды. Турнирда мактаулы кунак булып Россия Федерациясе Герое, ФСБ генерал майоры Андрей Мерзликин, Россия Көрәш сәнгате берлегенең башкарма директоры,  Гиннес рекордчысы, шихан Рамил Габбасов, ТР Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов катнашты.  Россия Федерациясенең 24 регионыннан спортчылар җыелды.

  Буа муниципаль районының һәм Буа шәһәренең  Каратэ федерациясе спортчылары, Андрей Смирнов һәм Руниза Сабитова җитәкчелегендә шөгыльләнүче «САПСАН» көрәш сәнгате клубы укучылары каратэ буенча бик уңышлы чыгыш ясадылар.  Алар Бөтенроссия турниры кысаларында балалар фестивалендә призер булдылар:

- Хөсәенов Риназ-3 урын умитэ төрендә

-Идерисов Реналь-2 һәм ике өченче урын

- Смирнова Варвара - 2 өченче урын

  Төп турнирда  кумитэда Ислам Исламов абсолют категориядә алтын медаль алды. Буадан  Данила Смирнов  абсолют чемпион булды, ул ике дисциплинада ката һәм кумитэ төрендә җиңде. Ислам Исламов һәм Данила Смирнов  бөтенстиль каратэ буенча 3 спорт(олылар) разряды нормативын үтәделәр.

  Спортчыларыбызны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм аларга яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International