Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре районның мәдәният йорты белән берлектә «Тылсым ишек шакый» дигән акция уздырганнар.
Акцияне оештыручылар Кыш Бабай һәм Кар кызы булып сәләмәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә бардылар һәм якынлашып килүче 2020 нче ел белән котладылар.
Кыш бабай һәм Кар кызы һәр балага бүләк тапшырды, ә балалар аларны үзләренең шигырьләре, җырлары һәм биюләре белән сөендерделәр.