Раково авылы мәдәният йортында авыл көне - Раково авылына нигез салынуга 295 ел, күренекле шагыйрь-җырчы В. Урдашка 95 яшь тулу уңаеннан бәйрәм оештырылды. Язучы Тимофеев (Сарнай) китабын да тәкъдир иттеләр. Очрашуда бик күп кунаклар, язучылар һәм шагыйрьләр, Раково авылыннан чыккан танылган кешеләр катнашты. Анда "Уяв", "Шура хуран" фольклор коллективлары, Чувашстанның "Илем" коллективы катнашты.