Буада мәдәният скверы һәм җәмәгать мәйданы ачылды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, 26 декабрьдә, Буа шәһәрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган мәдәният скверы һәм җәмәгать мәйданы ачылды. Аны  төзү «Шәһәр тирәлеген заманча формалаштыру» Федераль программасын уңышлы тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

 Скверны ачу тантанасында  хөрмәтле кунаклар - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Айназ Ярмиев һәм буалылар катнашты. Алар шәһәр халкын  ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан  тантаналы вакыйга белән котлады. Буа муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов та мондый территорияләрне ачу – һәрвакыт шатлык, дип билгеләп үтте.  «Башкарылган эш нәтиҗәсендә биредә яңа үсентеләр, архитектура һәйкәлләре, саф һавада йөрү өчен төзекләндерелгән территория,  балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде.  Буалылар өчен бу чын Яңа ел бүләге. Җәмәгать мәйданы шәһәрлеләрнең һәм шәһәр кунакларының яраткан ял итү урынына әверелер дип ышанам. Иҗтимагый мәйдан булдыру карарын  халыкның  актив хуплавын исәпкә алып, мин шәһәребезне тагын да кызыклы һәм файдалы мәйданчыклар көтә дип уйлыйм», - дип ассызыклады ул һәм төзелеш, төзекләндерү эшләрендә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Яңа объектны ачу хөрмәтенә кызыл тасманы кисү һәм районыбыз үзешчәннәре әзерләгән мәдәни программа - бәйрәмнең кульминациясе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International