Хәйриячелек: Яңа ел могҗизасы өчен вакыт

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

«Яңа елны ничек каршы аласың, шулай үткәрерсең» диләр, бу  барыбызга да күптәннән билгеле. Әмма узып баручы елны дөрес итеп озату, тормышның тагын бер сәхифәсен актару да бик мөһим.  Хәзер узып баручы елны игелекле эшләргә баету өчен   иң  кулай  вакыт, алар узып баручы көннәргә аерым мәгънә өстиячәк һәм яңа ел бәйрәме кәефе белән тулыландырачак!

         Моның өчен нәрсә кирәк дисезме? Гади кеше шатлыклары – яхшылык эшләргә теләк һәм бүләкләр бирергә әзер булу.  Кыш Бабайның Яңа ел синдромы белән коралланып, туйганчы практика ясарга мөмкин булган осталык та комачауламас.

            Быел күп балалы Садыйковлар гаиләсенә «Кыш Бабай» булып  шәхси эшмәкәр  “Балалар текстиле” Лилия Вәлиева   танылды (“Балалар текстиле” кибете ).  Ул купбалалы анага балар өчен кием-салым алуда булышты. Һәм узып баручы елда  хәйриячеләр күп булды.  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  дәүләт автоном учреждениесе быел  мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәткән барлык  хәйриячеләргә зур рәхмәтен җиткерә. Ә андыйлар аз түгел: «Добрый» кибете - Хайруллина А. Р., «Воздушный праздник» кибете - Алтынбаева Р. Т., «Альбина» кибете - Киселева Е. А., «Оптовик» кибете- Хайбуллова Л.С., «Версаль» кафесы- Сафина Г.Х., «Жемчужина» кафесы-   Сафина А.К., «Старый замок» кафесы-Камалетдинова Д.И., «Выпечка от Ляли»   кулинариясе -  Шарафутдинова Л.С., «Тещины блины» кулинариясе-  Хисамутдинова Л.Р., «Волшебники» балалар остаханәсе Гарифуллина Э.Р.,Буа районы имам-мөхтәсибе Хәсәнов И.Ф.

       Сезнең игелегегез,  актив тормыш позициягез тирә-юньдәгеләр өчен яхшы үрнәк булсын һәм кешеләрдә игелек кылырга омтылуны ныгытсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International