Районда "Кышкы каникуллар" профилактик операциясе бара

2019 елның 27 декабре, җомга

    Республикада, шул исәптән безнең районда да "Кышкы каникуллар" профилактик операциясе бара.  Аның кысаларында Буа ЮХИДИ бүлекчәсе, балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе инспекторлары  шәһәрнең  1 нче номерлы  урта гомуми белем бирү мәктәбенә килделәр. Белгечләр балаларны юлларда сак булырга, юл полосасында  уйнамаска, автомобиль юллары янында чаналарда йөрмәскә чакырдылар. Караңгы вакытта киемдә яктылыкны кайтаручы элементларның булуы бик мөһим икәнлекне асызыкладылар. Аңлатып кына калмыйча,  балаларга яктылык кайтаручы смайликлар да бүләк иттеләр. Профилактик операция 8 гыйнварга кадәр уздырылачак.  Операция кысаларында инспекторлар балалар травматизмын кисәтү максатыннан рейдларга да чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International