Кабат җиңүчеләр арасында
2000 елда туган ир балалар арасында өстәл теннисы буенча узган “Татарстан өметләре” турнирында Протопопово спортчылары кабат җиңүләр яуладылар.
Республиканың 14 авыл районыннан җыелган 52 катнашучы арасында Петр Носов беренче, Ролан Матвеев өченче булдылар.
Аңа кадәр Ролан “Казан ракеткасы” Бөтенроссия турнирында да уңышлы чыгыш ясаган иде. Илнең 33 шәһәреннән җыелган иә көчле 122 теннисчы арасында 28 урын алды. Татарстан спортчылары арасында исә Ролан өченче нәтиҗә күрсәтте. 13 уенның яртысыннан күбрәгендә көндәшләрен отты. Ә Мәскәү, Можга, Түбән Новгород, Екатеринбург, Новокузнецк шәһәрләре теннисчыларын 3:0 исәбе белән бирелергә мәҗбүр итте.