Укучыларга сугыш чоры турында сөйләделәр, блокадалы Ленинградның эпизодлары белән уртаклаштылар

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  белгечләре Янтуган урта мәктәбендә яшүсмерләр белән очрашу үткәрделәр.

 Белгечләр яшь буынга  авыр, кырыс сугыш чоры турында сөйләделәр, Таня Савичева көндәлегендә сакланган блокадалы Ленинград турындагы хатирәләр белән таныштырдылар.  Балалар зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңладылар, аларның берсе дә бу еллар афәтенә битараф калмады.

  Мондый чаралар яшьләрдә патриотизм, Бөек тарихи халыкның үткәненә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International