«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру»

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Буа муниципаль районында Буа үзәк хастаханәсе,  авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны  хастаханәгә автотранспорт белән китерү буенча эшне дәвам итә.  Бу эшнең максаты - планлы дәвалау-диагностика чараларын, диспансеризацияне һәм профилактик медицина тикшерүләрен тормышка ашыру.

      Өлкәннәрне  «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре хастаханәгә  «социаль такси»LADA KUB моделе автомобилендә план-график нигезендә озата бара.

      2019 елда барлыгы 1 345 өлкән яшьтәге гражданга әлеге хезмәт күрсәтелгән. Ә 2020 елда бу саннарны арттыру максаты, 65 яшьтән өлкәнрәк булган 3 732 кешене Буа үзәк хастаханәсенә озату планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International