Пенсия яшен арттыру аларга кагылмады!

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге даими шәһәр пассажир маршрутларында эшләүче җәмәгать транспорты йөртүчеләренә авыр хезмәтләре өчен берничә пенсия ташламасы бирелүен искә төшерә.

Аерым хезмәт шартларына бәйле рәвештә иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукына түбәндәге категория машина йөртүчеләр ия:

- даими шәһәр пассажир маршрутларында автобус, троллейбус, трамвай йөртүчеләр сыйфатында 20 елдан да ким булмаган хезмәт стажы һәм 25 елдан да ким булмаган иминият стажы булган ир-атлар - 55 яшькә җиткәннән соң;

- 50 яшькә җиткәннән соң, даими шәһәр пассажир маршрутларында автобус, троллейбус, трамвай йөртүчеләр сыйфатында 15 елдан да ким булмаган хезмәт стажы һәм 20 елдан да ким булмаган иминият стажы булган хатын-кызлар.

Даими шәһәр пассаңир маршруты дигәндә, билгеле бер даими рәвештә һәм махсус билгеләнгән урыннарда мәҗбүри тукталышлар белән гамәлгә ашырылучы, шәһәр чикләрендә йөрүче транспортның алдан билгеләнгән һәм расланган хәрәкәте күзаллана.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ташламалы пенсия машина йөртүчеләрнең торак пункт чикләрендә, автотранспорттан файдаланып, даими пассажирлар йөртүне документ нигезендә раслаган очракта гына бирелә. Шул ук вакытта 2013 елның 1 гыйнварыннан соң урын алган тиешле эш чорлары, иминләштерүче тарафыннан Россия Федерациясе Салым кодексының 428 статьясында билгеләнгән тиешле тарифлар буенча иминият взносларын исәпләү һәм түләү шарты белән, картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукын бирүче стажга, шулай ук тиешле эш урыннарында зарарлы яки куркыныч класслы хезмәт шартлары булуга махсус бәя биргәннән соң исәпләнә

 Мөһим! Заказлар буенча пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче шәһәр транспорты автобусын йөртүче сыйфатында эшләү картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукын бирми, шуңа күрә заказлар буенча пассажирлар ташу даими маршрут булып тормый. Моннан тыш, бу очракта шәһәр транспортының һәр тукталышында пассажирлар утырту һәм төшерү каралмаган.

«Бу елдан бирле гамәлдә булган пенсия яшен арттыру әлеге категориягә кагылмады. Пенсия яшенә җитүнең чикләре аларга вакытыннан алда пенсиягә кадәр 5 ел кала билгеләнәчәк: 45 яшьтән башлап машина йөртүче хатын-кызлар өчен, ә ир-атлар өчен - 50 яшьтән башлап,» - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурсыwww.pfrf.ru

  кат sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

        www.ok.ru/group/58408636907571

ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International