Татарстан Росреестры сайтында- кадастр инженерларының яңа рейтингы

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында (“Кадастр инженерын сайла” вкладкасында) агымдагы елның февраль ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы урнаштырылган.

Хәзерге вакытта, Татарстан Росреестры төзегән рейтинг күрсәткәнчә, кадастр инженерларының күбесе «Яшел» (213) һәм «Ак» зоналарда (61) эшли, «Кызыл зонага» 29 кадастр инженеры кертелгән. Исегезгә төшерәбез, кадастр инженерлары рейтингы документлар әзерләү сыйфатына һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую вакытында кабул ителгән уңай һәм тискәре карарлар санына нигезләнгән. Шулай итеп, туктатулар һәм баш тартулар проценты 35 тән артык булса, кадастр инженеры «кызыл зонага» эләгә. Әгәр туктатулар һәм баш тартулар проценты 35тән кимрәк булса, 18 проценттан артык булса «ак зона»га туры килә. 18% тан да ким булган очракта - "яшел зонага".

Игътибар итегез, әлеге мәгълүмат техник документларны әзерләү буенча иң яхшы күрсәткечләргә ия булган кадастр инженерлары эшчәнлегенеңә реклама булып тормый. Татарстан Росреестрының айлык рейтингы гариза бирүчеләргә кадастр инженерлары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хәбәр итүгә генә юнәлдерелгән. Билгеле булганча, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә кадастр инженеры катнашыннан башка булмый. Аның ни дәрәҗәдә профессиональ эшләвенә, нигездә, кадастр исәбенә кую турында уңай карар кабул ителүгә яки, киресенчә, туктатылуга яки хәтта баш тартуга бәйле. Икенче очракта гражданнар өчен бу вакытны гына түгел, ә акчаны да югалтуга китерә.

Игътибарга

Конкрет кадастр инженерының эш сыйфатыннан канәгать булмаган заказчылар «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе» СРОда +7 (843) 291-05-10 телефоны буенча үз фикерләрен белдерә алалар. Биредә һәрвакыт аралашуга ачык һәм килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә әзерләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International