Бүген Буа шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Фәхрибану Нәгыймулла кызы Гариповага Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медале тапшырылды. Бүләк икеләтә бүләккә әверелде - аңа 90 яшь тулды.
Ветеранны юбилее белән котларга район җитәкчесе Ранис Камартдинов, халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ләйлә Камалова килгән иде.
Ранис Рафис улы тыл хезмәтчәнен котлап, сәләмәтлек, яхшы кәеф, якыннарының кайгыртуын һәм игътибарын теләде, Россия Президенты В.Путинның котлавын һәм Җиңү юбилее уңаеннан юбилей медален тапшырды.
Фәхрибану апа Гарипова күп кенә тарихи вакыйгаларның шаһиты. Аның җилкәсендә озак еллык авыр хезмәт юлы. Тормышында иң матур вакыыт-балачагы бик авыр чорларга туры килгән. Балалык җилкәләрендә бик күпләр кебек, ул да сугыш авырлыкларын күтәрә һәм өлкәннәр белән беррәттән җиңү яулауга ярдәм итә. Авыр чорлар турындагы хәтер әле дә онытылмый, аның йөрәгендә яши.
Бүгенге көндә ветеран кызының даими кайгыртучанлыгы һәи игътибарында яши