Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Буада гражданнар консультациясе узды

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге тарафыннан КФҮнең Буа бүлегендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында гражданнар консультациясе үткәрелде.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге начальнигы Артур Хәсәнов Буа районында яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча (торак-коммуналь, транспорт, финанс хезмәтләре күрсәткәндә, товарлар сатып алганда һ.б.) кабул итү һәм консультация уздырды.

Мөрәҗәгать иткән гражданнарга юридик консультация күрсәтелде, шул исәптән сатучыга претензияне төзү, кулланучылар хокукларын суд тарафыннан яклау тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International