Район җитәкчесе Ранис Камартдинов мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый!

25 март 2020 ел., чәршәмбе

Иҗади һөнәр ияләрен — артистларны, актерларны, җырчыларны, музыкантларны, биючеләрне, кинематографистларны, рәссамнарны, шагыйрьләрне, китапханәчеләрне мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Бу кешеләр барысы да үз хезмәтләре белән илнең рухи мирасын саклап калалар һәм арттыралар. ⠀

Буа районында 97 мәдәният учреждениесендә  260 мәдәният хезмәткәре эшли һәм иҗат итә. ⠀ Мәдәният хезмәткәре булу – ул  иҗат белән сулау, яраткан эш белән яшәү, сайлаган хезмәттә уй-ниятләрне чынга ашыру.  Бу әле тагын иң кызыклы, мавыктыргыч эшләр һәм якты вакыйгалар үзәгендә булу дигән сүз дә! Төрле яшьтәге кешеләр белән аралашу: актив һәм иҗади яшьләр белән бергә атлау, өлкән буын кешеләреннән зирәклек һәм тәҗрибә туплау, балаларда талантның кечкенә йолдызчыкларын кабызу һәм кызыксынучан һәм таләпчән тамашачы каршында иҗатның якты уты белән янып яшәүгә ярдәм итү. Һөнәри осталыгыгыз, гүзәллеккә мәхәббәтегез һәм башкаларга бу мәхәббәтне сеңдерергә омтылуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, илһам, бетмәс-төкәнмәс энергия телим! Иҗади үрләр яулансын, иҗади потенциал тормышка ашсын. Бәхет, мәхәббәт, уңышлар Сезгә!

⠀ Буа муниципаль районы җитәкчесе                     Р. Р. Камартдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования