Юбилярны котлау

25 март 2020 ел., чәршәмбе

Бүген Буа районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Мария Анисимовна  Никитинага 95 яшь тулды.

Ветеранны әлеге истәлекле дата белән котларга район башлыгы урынбасары Светлана Зайцева, Ырынгы авыл җирлеге башлыгы Роберт Гордеев һәм Буа муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Миләүшә Кулеева килделәр.

Кунаклар юбилярга иң җылы теләкләр белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Мария Анисимовна  бүгенге көндә кызы Лилиянең даими кайгыртучанлыгында яши.  95 яше тулса да, хәтере яхшы, ул күп кенә тарихи вакыйгаларның шаһиты. Юбилярның хезмәт юлы да ихтирамга лаек.Бик күп еллар ПЧ-20 оешмасында юл монтеры булып эшли. Мария Анисимовна лаеклы ялга да шушы предприятиядән китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования