Пенсионер Талия Гыйматдинова, килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, 68 яшьлек туган көнен бәйрәм итүдән баш тартты

25 март 2020 ел., чәршәмбе

Бүген, 25 мартта ветераннар советы әгъзасы, «Гөлҗамал» татар фольклор ансамбле гармунчысы Талия Кашаф кызы Гыйматдинова үзенең туган көнен билгеләп үтә. Эпидемиология вәзгыяте уңаеннан Талия Кашафовна үзенең туган көнен традицион бәйрәм итүдән баш тартты, ул ел саен гаилә әгъзаларын зур бәйрәм өстәле артына җыя иде.

"Иң мөһиме, барысы да сәламәт булсын", - ди ул, ә якын кешеләреннән котлау сүзләрен телефон аша кабул итә.

Шунысы куанычлы, безнең гражданнар мондый вакытта гражданлык позициясен күрсәтәләр, кертелгән чикләүләр белән теләктәшләр, шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча барлык тәкъдимнәрне дә үтиләр.

Чыннан да, бу ситуациядә күп нәрсә үзебезнең җаваплылыктан тора. Коронавирус йоктыруга аеруча дучар булган риск төркеменең 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр тәшкил итүен истә тотып, мондый чаралар әле акланган да. Чөнки өлкәннәрнең иммун системасы какшаган һәм аңа вируслы инфекцияләргә каршы көрәшү кыенрак. Моннан тыш, пенсионерлар еш кына COVID-19 авыруы очрагында хәлне катлауландыра торган хроник авырулардан да җәфа чигә.

Барлык өлкән буалыларга да Талия Кашаф кызы үрнәгенә иярергә һәм кирәксездән өйдән чыкмаска киңәш итәбез. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында туганнарына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алмаучыларга социаль хезмәтләр белән элемтәгә керергә кирәк. Буа районында ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар өчен телефон аша азык-төлек һәм дарулар китерү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшли: 8 (84374) 3- 35- 35, 8 (84374) 3-38-05. Пенсионерларга волонтерларның махсус оештырылган отрядлары ярдәм күрсәтә.

Хөрмәтле буалылар, безнең якташлар - өлкән буын гражданнарына Covid-19 инфекциясе ныграк йогынты ясый, шуңа күрә аларга аерым игътибар бирергә, азык-төлек китерүдә, дарулар сатып алуда һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүегезне сорыйбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования