Татарстанда МСК акчалары белән турыдан-туры кредит оешмасында эш итәргә мөмкин

26 март 2020 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге Россиядә беренче тапкыр «Ак барс Банк» ГАҖ эре кредит оешмасы белән «Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге һәм «Ак барс Банк» ГАҖ арасында ана (гаилә) капиталы акчаларын беренчел взносны түләүгә яки кредит буенча төп бурычны түләүгә тоту турында гаризалар кабул итү буенча мәгълүмати хезмәттәшлек турында» килешү төзеде.

Төзелгән килешү кысаларында, Татарстан гаиләләрендә иң кирәкле юнәлеш – кредит акчаларын җәлеп итеп, торак шартларын яхшырту өчен, ана (гаилә) капиталы чаралары белән эш итү уңайлырак булды.

 «Ана (гаилә) капиталын кредитларны түләүгә тизрәк җибәрү өчен, тиешле гаризаны кредит ачыла торган банкта бирергә мөмкин. Ягъни ике мөрәҗәгать урынына – банк һәм Пенсия фондына-гаиләгә кредитны рәсмиләштереп, кредитны түләү яки беренче взносны түләү өчен гариза бирүче кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итү дә җитә", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Әлеге килешү Демография программасы кысаларында һәм 2020 елның 1 мартында кабул ителгән 35-ФЗ номерлы “Россия Федерациясенең аерым закон актларына ана (гаилә) капиталы средстволарын куллануга бәйле мәсьәләләр буенча үзгәрешләр кертү турында "гы Федераль закон нигезендә тормышка ашырыла.

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27

ТР Буа шәһәрендә Пенсия фонды (районара) 8(84374)3-56-84

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования