Район волонтерлары өлкән яшьтәге гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләр өчен өйдән чыкмыйча түләргә булышалар

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары нигезендә, 60 яшьтән узган кешеләр, башка кешеләргә караганда, коронавирус инфекциясе йогынтысына дучар ителәләр. Иммун системага йөкләнеш булу сәбәпле, өлкән кешеләрнең өзлегү куркынычы, шул исәптән вируслы пневмония кебек куркыныч хәлләр дә булырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга өйләреннән чыкмаска  киңәш ителә.

Буада өлкән яшьтәге кешеләргә волонтерлар ярдәмгә килә, алар ялгыз гражданнарга ярдәм итә, өйләренә азык-төлек һәм медикаментлар китерә, бу торак-коммуналь хезмәтләр өчен өйдән чыкмыйча түләү мөмкинлеге дә бирә.

Бүген, социаль хезмәткәрләр арасыннан волонтерлар Буа муниципаль районының ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова янына бардылар һәм аңа торак-коммуналь хезмәтләр өчен онлайн түләү мөмкинлекләрен үзләштерергә булыштылар. Ул волонтерлар ярдәмендә телефонда «ТР хезмәтләре» кушымтасын урнаштырды һәм  әлеге кушымта белән эшләргә, өйдән чыкмыйча ТКХ хезмәтләре өчен түләргә өйрәнде.

 "Районның хөрмәтле өлкән яшьтәге гражданнары, зинһар, килеп туган хәлгә җитди карагыз. Чир йоктыру куркынычын киметү өчен, өйдә калырга тырышыгыз, һәрхәлдә, урамга чыкмагыз, кеше күп урыннарга бармагыз. Бу, беренче чиратта, сезнең сәламәтлек мәнфәгатьләрендә. Әгәр сезгә дарулар яки азык-төлек сатып алырга кирәк икән, якыннарыгызга мөрәҗәгать итегез, шулай ук сез «Кайнар линия»гә ярдәм сорап шалтырата аласыз. Волонтерлар сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер»,- дип киңәш итте Җәүһәрия Исламовна.

Исегезгә төшерәбез , Буа муниципаль районының барлык өлкән яшьтәге гражданнары, аларга ярдәм кирәк булган очракта, "кайнар линия" телефоннарына мөрәҗәгать итә алалар: 8 (84374) 3- 35- 35, 8 (84374) 3-38-05.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International