Салават Фәтхетдиновның чыгышын туры эфирда ярты миллионнан артык кеше карады.

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның онлайн-концерты рекордлы санда тамашачыларны җыйды. Яраткан тамашачының чыгышын туры эфирда ярты миллионнан артык кеше карады. Чыгышны «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм YouTube социаль челтәрләрендә трансляцияләделәр. Концерт Татарстан йолдызларының онлайн-чыгышлары сериясендә беренче булды, алар шул рәвешле  карантиндагы кешеләрнең кәефен күтәрде һәм коронавируска каршы көрәш чараларын үтәргә  күбрәк халыкны җәлеп итү максатларында уздырдылар.

 "Зур залда тере концерт атмосферасын бернәрсә дә алыштыра алмый, әмма хәзер безгә барыбызга да бер-беребез турында кайгыртырга кирәк. Өйдә калыгыз, үзегез һәм якыннарыгыз, табиблар — чын геройлар турында уйлагыз!"- дип мөрәҗәгать итте Салават тамашачыларга.

Җырчыны яратучылар артистның мондый игелекле башлангычын шатланып кабул итте —  сәгать ярым трансляциядә геә дә 3,5 мең шәрех килгән. Концерт бөтен дөнья буенча тамашачыларны берләштерде — бер үк вакытта аны Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә, Төркиядә, Испаниядә, Австралия, Конго шәһәрләрендә карадылар.

Бүген Салават Фәтхетдинов эстафетаны Ришат Төхвәтуллинга тапшырды. Башкортстаннан килгән талантлы һәм харизматик җырчының да үз тамашачысы бар. Аның тавышы һәм сөйкемлелеге берәүне дә битараф калдырмый. Шуңа күрә социаль челтәрләрдә фикер алыша торган төп интрига-Салават Фәтхетдиновның рекордын узып, концертта тагын да күбрәк тамашачы җыя алырмы.

Бүген кич белән Ришат Төхвәтуллин концерты трансляциясен карагыз! Чыгышны «Вконтакте» һәм «Одноклассники» кебек Татарстан интернет-ширкәтләренең рәсми мәйданчыкларында да күреп була: https://vk.com/nashtatarstan https://ok.ru/nashtatarstan.

Өйдә калыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Акция #айдадомой хештегы белән уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International