Район җитәкчелеге карантин режимын катгый үтәргә чакыра

2020 елның 28 марты, шимбә

Бүген Башкарма комитетның утырышлар залында коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүдә чаралар күрү мәсьәләләре буенча оператив киңәшмә узды. Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов районның барлык оешма-предприятиеләре җитәкчеләрен яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча тиешле чаралар күрергә чакырды.

Киңәшмә барышында шулай ук  түбәндәге сораулар каралды:

 - Гражданнар катнашында ял, күңел ачу, тамаша кылу, мәдәни, физкультура, спорт, күргәзмә, реклама һәм башка шундый чаралар үткәрүгә юл куймау, шулай ук тиешле хезмәтләр күрсәтү, шул исәптән мәдәният һәм ял паркларында, сәүдә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә (комплексларында) һәм гражданнар күпләп йөри торган башка урыннарда;

- - Сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләренең, ваклап сату базарларының эшен туктату, аларда азык-төлек товарлары, даруханә, даруханә пунктларын ваклап сату белән шөгыльләнүче сәүдә объектларыннан тыш.

- 100 квадрат метрдан артык мәйданда сәнәгать товарлары кибетләре, кәрәзле элемтә кибетләре эшен туктату. Күрсәтелгән чикләү сатуга дистанцион ысул белән яисә сатып алучыга илтеп җиткерү шартына  кагылмый;

- Җәмәгать туклануы объектлары (кафе, ресторан, кофе ризыклары һ.б.)  бары тик китерү яисә алып чыгу өчен генә эшләячәк;

- Матурлык салоннары, СПА - салон, мунча, сауна, косметик, массаж салоннары, солярийлар эшен туктату;

- 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр күпфункцияле үзәктә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү турында гаризалар һәм документлар кабул итү;

- Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу буенча Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегенең 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәрге эше, тууны, үлемне дәүләт теркәвенә алудан тыш, шулай ук гаилә законнары нигезендә махсус хәлләр булган очракта никахлашуны дәүләт теркәвенә алу.

28 марттан 5 апрельгә кадәр чорда бары тик эшчәнлек кешеләр һәм дәүләт өчен мөһим булган органнар һәм структуралар гына эшләячәк.

Районыбызда яшәүчеләрнең барысын да халыкның гомерен һәм сәламәтлеген саклау буенча хакимият органнары кабул иткән чараларга аңлап һәм тулы җаваплылык белән карарга чакырабыз. Буалылардан кунакларны чакырып, гаилә чараларыннан тыелып калуларын, дини объектларга баруны чикләргә, туризм һәм ял итү максатларында үз сәфәрләрен чикләргә сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International