Буалыларны аз керемле гаиләләрдәге балаларны дистанцион укыту өчен шартлар тудыруга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә чакырабыз

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Предприятие һәм оешма җитәкчеләре, сәүдә фирмалары һәм челтәрләре директорлары, эшмәкәрләр һәм яхшы кешеләр игътибарына!

Сездән аз керемле гаиләләрдәге балаларны дистанцион укыту өчен шартлар тудыруга кулдан килгәнчә ярдәм итүегезне сорыйбыз - файдаланылмый торган компьютерлар, ноутбуклар, смартфоннар, гаджетларыгыз булса үз мәктәбегезгә алып килүегезне, интернет-трафикны түләвегезне сорыйбыз. Бәлки, кемнеңдер запас мобиль телефоннар, мониторлар, клавиатура, тычкан, веб-камералар, наушниклар һәм  дистанцион укытуга башка техникасы бардыр. Аларны да мәктәпләргә бирергә  һәм балаларга ярдәм итәргә чакырабыз.

Белешмә мәгълүматны «Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесендә  (84374) 3 27 02 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International