Гражданнар игътибарына! Татарстанда тулы изоляция режимы кертелде

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гомуми изоляция режимын кертте. Бу хакта республиканың коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб җитәкчесе, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

2020 елның 30 мартыннан Татарстан Республикасында барлык гражданнар өчен дә үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләре кертелә. Бары тик тормышка һәм сәламәтлеккә  турыдан-туры куркыныч  янау булганда гына үз-үзеңне изоляцияләү урынын ташлап китәргә рөхсәт ителә. Режимны бозучыларга административ җәза яный.

Бинадан китү хокукы РФ Президенты Указында язылган учреждениеләр һәм предприятиеләр хезмәткәрләрендә генә кала. Болар-өзлексез цикл предприятиеләре, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм азык-төлек сату өлкәсендә эшләүче компанияләр.

Изоляция  Россиядә эпидемиологик вәзгыять тотрыкланганчы дәвам итәчәк. Өйдән нинди очракларда гына чыгачакбыз? Бу хакта шушы 2 көндә билгеле  булачак.

Шулай ук 1 апрельдән муниципальара пассажирлар һәм багаж ташу туктатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International