Россиядә эшләми торган көннәр 30 апрельгә кадәр озайтылды.

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Россиядә эшләми торган көннәр 30 апрельгә кадәр озайтылды. Бу хакта бүгенге мөрәҗәгать вакытында ил Президенты Владимир Путин белдерде. «Коронавирус таралу куркынычы саклана. Белгеч-вирусологлар әйтүенчә, дөньяда эпидемиянең иң югары ноктасын әле узмадык. Шул исәптән, безнең илдә дә. Шуңа бәйле рәвештә, мин эшләми торган көннәрне ай ахырына кадәр, ягъни 30 апрельгә кадәр  озайту карарын кабул иттем. Хезмәткәрләрнең хезмәт хакы сакланачак», - диде дәүләт башлыгы.

  Исегезгә төшерәбез, 28 марттан 5 апрельгә кадәр шулай ук эшләми торган көннәр дип игълан ителгән иде. Күп кенә төбәкләрдә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде.  Илдә өлкән буын кешеләрен җитди янаулардан саклап кала, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, вузларда, башка уку йортларында эпидемия таралуга юл куймый, дип ассызыклады Владимир Путин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International