Хөрмәтле салым түләүчеләр!

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Коронавирус йогышы (COVID-19) таралуын кисәтү максатларында, 6.04.2020 елдан башлап территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү аерым күрсәтмәләргә кадәр туктатылды.

Федераль салым хезмәте гражданнарның сәламәтлеге торышы турында борчыла һәм Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында гамәлгә ашырылган интерактив сервислар аша контактсыз багланышларга күчәргә чакыра.

Кирәкле мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәтенең 8-800-222-222 телефоны буенча алырга мөмкин.

Бергә эшләп, без инфекция таралуны туктатырга һәм илдәге хәлне тотрыкландырырга ярдәм итә  алачакбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International