Чаңгы сезоны ачылды

2013 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе
Республикада Универсиада елы, ә районда аңа багышланган спорт чаралары старт алды. 
Беренче булып  1995 елда туган һәм аннан яшьрәк ир-балалар һәм кызлар арасында чаңгы ярышы үткәрелде. Наратлык урманына бәйгегә җыелучы яшь чаңгычыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мөдәррис Гайфуллин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Линар Вәлиуллин быелгы чаңгы сезоны ачылу уңаеннан тәбрикләделәр, спорт белән дус булуларын һәм киләчәктә Универсиада кебек зур ярышларда катнашуларын теләделәр. Урамда шактый суык булуга карамастан авыллардан да чаңгычылар килде. Шәһәрлеләр белән бергә Югары Лашчы, Алших, Бик-Үти, Күшке мәктәпләре укучылары актив булды.
Бу көнне кызлар үзләрен 3 километрлы, егетләр 5 километрлы дистанциядә сынадылар. Кызлардан бу араны беренче булып Югары Лашчы  мәктәбеннән Эльвира Гомәрова узды. М, Вахитов исемендәге гимназиядән Алсу Мәхмүтова һәм Алшихтан Татьяна Матвеева икенче-өченче нәтиҗә күрсәттеләр. Ир-балалар арасында пьедесталның барлык баскычына Югары Лашчы чаңгычылары – Вадим Журавлев, Дмитрий Никонов, Владимир Захаров күтәрелделәр.
Алда яшь чаңгычыларны да, спорт сөючеләрне дә күпсанлы ярышлар көтә. Анда  һәрберебез актив катнашыйк!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International