Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Өлкәннәр көне
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Яктыртылган трасса булачак!
2013 елның 20 феврале, чәршәмбе
Чаңгы спортын яратучылар өчен шатлыклы хәбәр – Наратлык урманында 1,5 километр озынлыгында яктыртылган трасса өлгертелеп килә.
Район җитәкчелегенең инициативасын Татарстанның чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе хуплады һәм төзелеш өчен 3 миллион сумнан күбрәк акча бүлеп бирде. Сүз уңаеннан, яктыртылган трассалар бүгенге көндә Казанда, Яр Чаллыда, Яшел Үзәндә, Бөгелмә, Зәй районнарында бар. Шулай ук Теләче, Актаныш, Мамадыш районнарында сафка бастырыла. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте белән килештергәннән соң көзеннән чаңгы трассасы төзү эше башланып китте. Шунысын да әйтергә кирәк, “Челтәр компаниясе” генераль директоры Илшат Фәрдиев бер үк вакытта федерация президенты да.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ленар Вәлиуллин белдерүенчә, яктыртылган чаңгы юлын әзерләүгә бик күпләр үз өлешен керткән. Урман хуҗалыгы, 111 номерлы янгын часте, “Средневолжсксельэлектросетьстрой”, Буа “МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)” ачык акционерлык җәмгыятьләре, Буа электр челтәрләре хезмәткәрләре, укытучылар, спортчылар – шундыйлардан. Карлы елгасының иске үзәне буйлап салынган трассаны тигезләү өчен шикәр заводы транспортчылары дефекат ташыды. Хәзер баганаларны урнаштырып бетерәсе, аларны электр чыбыклары белән тоташтырып, яктырткычлар эләсе генә калды һәм карсыз урыннарга кар ташыйсы бар.
Адав-Толымбай авылына бару юлында урман авызының сул ягындагы мәйданчык һәм трасса үзе тиздән беренче чаңгычыларны каршыларга тиеш. Монда чаңгы мәйданчыгы, автомобильләр туктап тору урыны да булачак. Көз көне исә, шулай ук федерация ярдәме белән, юл буенда чишенеп-киенү, прокат өчен өйчекләр калкып чыгар, дип планлаштырыла. Ә җәй айларында әлеге трассаны велосипедчылар, скандинавия йөрешен хуплаучылар файдалана алачак. “Болар барысы да спортка мөмкин кадәр күбрәк кешене тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, теләгән һәркемгә чаңгыга басып, урман һавасы сулау, сәламәтлекне ныгыту мөмкинлеге бирәчәк”, - ди муниципаль район башлыгы Рафаэль Әбүзәров.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Буа районында профсоюз конференциясе йомгаклары
Бүген район Советының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының муниципаль учреждениеләре һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренең беренчел профсоюз оешмалары конференциясе узды.
2026 елның 21 февраленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Төнлә кар, аерым районнарда буран. Көндез бераз кар. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, төнлә һәм иртән урыны белән тизлеге 14 метрга кадәр җитә.
19
февраль, 2026 ел
Социаль фондның төбәк бүлеге 2025 елда Татарстаннан килгән йөзләгән студентка йөклелек һәм бала табу буенча пособие түләгән
2025 елның 1 сентябреннән көндезге бүлектә укучы студентлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие билгеләүнең яңа федераль тәртибе үз көченә керде. Узган елда 100 студент әлеге пособиене ала алган инде. 2026 ел башыннан пособие билгеләү турында 20 карар кабул ителде, 41 гариза карау стадиясендә. Студентлардан мөрәҗәгатьләр кабул итү һәм эшкәртү эшчәнлеге дәвам итә.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә 20дән артык төрле социаль ярдәм чаралары күрсәтә
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре Россия Социаль фонды ярдәм чараларының киң комплексыннан файдаланырга хокуклы. Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге 20 дән артык төрдәге ярдәм чараларын гамәлгә ашыра, алар арасында пенсия белән тәэмин итү, түләүләр билгеләү һәм реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү кебек чаралар бар. Күпчелек чаралар тиешле дәүләт органнарыннан алына торган белешмәләр нигезендә проактив форматта, ягъни гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз