Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Өлкәннәр көне
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Илен сөйгән ир була
2013 елның 22 феврале, җомга
“Татарстан Республикасы яшьләрен патриотик рухта тәрбияләү” максатчан дәүләт программасы безнең районда да тулысынча гамәлгә ашырыла. Патриот булу яңадан актуальлек ала.
Район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин сүзләренә караганда, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә мәктәпләрдә кадет сыйныфлары булу зур роль уйный. Чөнки бу юнәлештә белем бирү укучыларда туган җиргә карата мәхәббәт уяту белән бергә, аларның дөньяга карашын формалаштырырга, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандаларга, ир-егетләргә армия хезмәтенә чакырылу алдыннан психологик һәм физик әзерлек алырга ярдәм итә. Бездә кадет сыйныфы 2004 елдан бирле 1 номерлы мәктәптә эшләп килә. Анда төп фәннәрдән тыш ату, ут, тактик әзерлек буенча дәресләр үткәрелә. Әлеге сыйныфны 150гә якын кадет тәмамлады. Егетләрнең һәрберсе армия сафларына үзләре теләп киткән, 3есе хәрби училищега укырга керде. Алар хезмәт иткән хәрби частьлардан, уку йорты җитәкчелегеннән мәктәп дирекциясе исеменә рәхмәт хатлары еш килә. Тик соңгы елларда офицер булырга теләүчеләр саны азая. Радик Харис улы әйтүенчә, моның төп сәбәбе яшьләрне хәрби училищега керү конкурсының зур булуы куркытудан гыйбарәт. Хәрби булырга теләге көчле булганнарга комиссариат та ярдәм итәргә әзер. “Без патриотик тәрбия бирү генә түгел, хәрби һөнәргә мәхәббәт уяту өстендә дә эшләргә тиешбез. Моның өчен, әлбәттә, кадет сыйныфларының күбрәк булуы кирәк”, - ди комиссар.
Профильле сыйныфлар тагын да бар. 5 номерлы мәктәптә милиция сыйныфы гамәлдә. Ул эчке эш-ләр бүлеге белән тыгыз мөнәсәбәттә эшли. Әле күптән түгел генә ТР Эчке эшләр министрлыгы үткәргән “Ирләр дуслыгы көннәре” акциясе кысаларында полиция хезмәткәрлә-ре укучылар белән очрашып, әңгәмә кордылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Узган ел Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп базасында “Яшь коткаручы” кадет сыйныфы оештырылды. Анда балалар янгын сүндерү, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү серләренә төшенәләр.
Калган район мәктәпләрендә дә патриотик тәрбия үзәккә куелган. Ел саен 10 сыйныфта укучы ир балалар өчен традицион өйрәнү – кыр җыеннары үткәрелә. Сыйныф сәгатьләре, ачык дәресләр, туган ил, кеше гомере сагында торучылар белән очрашулар да ярдәм итә моңа.
Буа ветеринария техникумы базасында “Форпост” формированиесе актив эшләп килә. Алар районда узган барлык чараларда җәмәгатьчелек тәртибен саклауда үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
февраль, 2026 ел
2026 елның 28 февраленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Кар, юеш кар, көндез урыны белән көчле. Кайбер районнарда бозлавык, төнлә һәм иртән томан, көндез буран.
Татарстан Росреестрында «Дача амнистиясе» буенча кайнар линиягә йомгак ясадылар
Татарстан Росреестрында «дача амнистиясе»буенча күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү мәсьәләләренә багышланган кайнар линиягә йомгак ясадылар. Сезнең игътибарыгызга килгән кайбер сорауларга җаваплар тәкъдим итәбез.
Һава шартларына бәйле рәвештә түбәләрдән кар һәм боз төшү куркынычы арта
Бина түбәләрендә җыелган кар конструкцияләргә йөкләнешне арттыра. Температура үзгәргәндә бу түбәләр ишелү һәм кар һәм бозның биеклектән ирексездән төшеп китүе белән яный. Ел башыннан мондый 120 очрак теркәлгән, аларның яртысы-соңгы атнада.
Татарстанлылар салым декларациясен кыйммәтле хат белән җибәрә алалар
Россиядә 2025 ел өчен керемнәр турында хисап тапшыру буенча декларация кампаниясе башланды. Әгәр хисапны турыдан-туры салым органына, вәкаләтле оешмага яки онлайн тапшыру мөмкинлеге булмаса, почта аша җибәрү хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин. Бу РФ Салым кодексы белән регламентланган. Салым декларациясен кыйммәтле почта юлламасы белән җибәрү яхшырак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз