ЯҢАЛЫКЛАР


31
март 2017 ел.
җомга

Район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис Бәдертдинов сүзләренә караганда, быел да шәһәрдә юлларны өлешчә ясау дәвам итәчәк.

Чакыру комиссиясе 1 апрельдән башланып,  15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Буа һәм Чүпроәле районнары комиссары Радик Төхфәтуллин белдерүенчә, быелгы язгы чакырылыш вакытында 70 буалы егет кулларына чакыру кәгазе алачаклар.  Ял үзәгендә узган чарада комиссар егетләргә хәер фатыйхасын бирде, ә аларның әти-әниләренә уллары өчен борчылмыйча, исән-сау әйләнеп кайтуларын көтеп җиткерүләрен теләде.

Иртәгә районда экологик чистарту икеайлыгы башлану уңаеннан Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече Гөлия Ваһапова һәм шәһәрнең “Теремкәй” балалар бакчасына йөрүче нәниләр, аларның әтиләре, тәрбиячеләре бүген үзәк парктагы агачларга сыерчык оялары элделәр. Балалар бу чарага шигырьләр дә әзерләгәннәр. Аннан әтиләр агачларга оялар элделәр.

Район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис Бәдертдинов әйтүенчә, быел юл куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча да күп эш башкарылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования