Буа театры бинасында Әниләр көненә багышланган тантана үтте.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камәртдинов ачты.
– Тормыш ул әнидән башлана. Ул баласын яратучы, аны тормышка өйрәтүче, яклаучы, ярдәм кулы сузучы, аңлаучы илаһи зат. Кадерле балаларыгыз сезнең таянычыгыз булсыннар, ышанычыгызны акласыннар, кадерле әниләр, – дип мөрәҗәгать итте ул залдагы аналарга.
Ә “Ана Даны” медаленә лаек булган, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булучыларның әниләренә чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды.