23 февраль - чын ир-егетләрнең уртак бәйрәме. Чөнки без армиядә яки флотта хезмәт иткәннәрне, әлеге вакытта хәрби бурычларын үтүучеләрне генә түгел, ә балаларына дөрес тәрбия биргән, ата-аналарын кайгыртып яшәгән, намуслы хезмәт куйган яисә тырышып укыган ир-егетләрне дә Ватан сакчылары дип атыйбыз. Алар һәр вакыт үз гаиләләрен якларга әзер, ә гаилә ул - җәмгыятебезнең бер өлеше.
Буалылар көрәшләрдә җиңүләргә ирешә алуларын гасырлар дәвамында күрсәтеп килделәр. Күп милләтле илебез белән бер булып, алар Бөек Җиңүне яуладылар.
Хөрмәтле буалылар! Барыгызны да дәүләт бәйрәме - Ватан сакчысы көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сезгә бәхет, сәламәтлек, имин торыш, аяз күк йөзе телим!