Район ЗАГС идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, күптән түгел районда быелның 100нче баласы теркәлде.
Районда берничә көн дәвамында озак еллар Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт и испекциясе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән, бүген отставкада Булган Ирек Мөхәммәтшин мәгариф хезмәткәрләрен хезмәтне саклау буенча дәресләр бирә.
Районның халык исеме алган һәм үзешчән театрлары район мәдәният йортына җыелды. Театр белгечләре быел беренче тапкыр район театр фестивале уздырырга булдылар. “Театраль яз” дип исемләнгән әлеге тантанада сигез театр коллективы катнашты. Оештыручылар төрле номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгеләделәр.