ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль 2018 ел.
чәршәмбе

  Буа муниципаль райондагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү  “Гармония” үзәге, иҗтимагый эшмәкәрләр “Карама тегү техникасын үзләштерү” буенча дәресләр оештырып уздырганнар. Бу дәресләр иҗтимагый проект “Активлык аша гомерне озынайтуга” катнашучылар өчен куела.

12 июль көнне 13.30 сәг. "Жилищно-коммунальные Советы" исемле программасының туры эфирында Татарстан Республикасының Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милкен теркәү бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашачак.

Район эчке эшләр бүлегенең республика һәм район дәрәҗәсендәге  массакүләм чараларда җәмәгатьчелек тәртибен саклауда    уяулыгы эчке эшләр министрлыгы тарафыннан югары бәяләнгән. Әмма алты айлык эш нәтиҗәләре буенча ул үз категориясендәге унике район арасында  мактаулылар рәтендә түгел. Йомгаклау утырышында бүлек начальнигы Радик Егоров моның сәбәпләренә тукталып, кайбер бүлекчәләр, подразделениеләр хезмәткәрләрен тәнкыйтькә тотты

Бүген, МБУ "Досуговый центр" мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен  "Хәвеф-хәтәрсез җәй" исемле дәрес үтте.

 

Районның барлык төр хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 10 июльгә күпьеллык үләннәр 11841 гектарда урдырылган. Аларның 6653 гектары сенаж, 3812 гектары – печән, калганы яшел азык өчен. Бүгенге көнгә барлыгы 44429 тонна сенаж базланган


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования