ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Ана капиталы: аның акчасын ничек тотарга.

Нәрсә ул ана (гайлә) капиталы?

Ана капиталы - әгәр элек ана капиталы алу хокукына ия булмаган 2007 елның 1 январеннан соң икенче (өченче, ике аннан соңгы ) бала туган (лыкка алынган) Россия гайләләренә дәүләт тарафыннан ярдәм белшн тәэмин итү юлы.

Ана капиталының күләме элек аннан файдаланмаган гайләләр өчен 453 мең 26 сум тәшкил итә. Аны алу хокукына бер генә тапкыр ия булып була.

Программага керү вакыты озайтылган.

Икенче бала 2021 елның 31 декабренә кадәр туган яки улыкка алынган булырга тиеш. Сертификатны алу һәм ана капиталы акчасын тоту вакыты чикләнмәгән.

 

 

Ана (гайлә) капиталына сертификатны кайчан алырга була. программага керү вакыты озайтылган.

Икенче бала 2021 елның 31 декаберенә кадәр туган яки улыкка алынган булырга тиеш. Монда сертификатны алу һәм ана капиталы акчасын куллануны хәл итү вакыты чикләнгән.

Ана (гайлә) капиталына сертификатны алу өчен:

- ЗАГСта баланың ту (улыкка алу) таныклыгын яздырырга;

- РПФ яшәү урыны буенча территориаль органында ана капиталына дәүләт сертификаты алу турында гариза бланкы тутырырга һәм кирәкле документлар җыярга кирәк.

 

Пенсияләр һәм социаль түләүләр:

Сез:

- пенсия билгеләү турында;

- пенсияне алып килү юлы;

- айлык акча түләүне билгеләү;

- НСУ бирү, НСУдан баш тарту яки НСУны яңадан булдыру;

- җыелган пенсиядән ашыгыч рәвештә пенсия түләүне билгеләү;

җыелагн акчаны бер мәртәбә түләү турында гариза бирә аласыз.

Шулай ук Сез:

- пенсия белән тәэмин ителү һәм социаль түләүләр турындагы мәгълүматны ала;

- пенсиянең размеры, аның төре һәм башка социаль түләүләр турында  мәгълүматны ала;

- социаль ярдәм алырга хокукы булган кеше затларның федераль регистрыннан выписка ала

аласыз.

 

Протопопово авылында яшәүче Мария һәм Владимир Суркиннар йорт алдыннан  балалар чыр-чуы өзелми. Кемнәрдер моны өнәмәгәндә, алар сабыйларны үзләре чакырып уйнаталар –  берничә ел элек балалар мәйданчыгы булдырганнар.

Дәүләт хезмәте порталының уңайлылыгы турында еш язалар, сөйлиләр.  Теркәлергә дә, портал белән эшләргә дә җиңел,  моны пенсионерлар да  булдыра ала, диләр. Күп өлкәннәрне компьютер белән дуслаштырган Наилә Сабитова квитанция килгән саен “атлап-тунлап” почтага йөрүдән күптән бизгән, онлайн түләү рәхәте турында пенсионер безгә дә теләп сөйләде.

Быел бал аерту соңара. Умарта оялары булучылар бу эшкә масса төсендә август башларына табан керешәчәкләр. Районның умартачылык буенча дәүләт инспекторы Әсрар Фәхретдинов әйтүенчә, моңа җәй башында һава торышының тотрыксызлылыгы сәбәпче булган.

Дүшәмбе көнгә аның дүрт очрагы рәсми теркәлде.Район ветеринария берләшмәсе баш эпизоотологы Ранис Нигъ-мәтуллин әйтүенчә, Ташкичү, Түбән Наратбаш авылларында берәр, Вольнистанда ике хуҗалыкта тавыкларның һәм үрдәкләрнең шул сәбәпле үлүе расланган. Моннан соң аларда җәмгысы 140 баш кош-корт укол кадап үтерелгән һәм үләт базы янында яндырылган. Вольнистаннан тагын өч, Буадан бер хуҗалыктан пробалар республика ветеринария лабораториясенә җибәрелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International