Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Өлкәннәр көне
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Лапта популярлашты
2013 елның 7 июне, җомга
Якшәмбе көнне үзәк стадионда авыл районнарының ир-егетләре командалары арасында унынчы “Сәламәтлек” авыл спартакиадасы кысаларында мини-лапта буенча ТР чемпионаты узды.
Республика күләмендә икенче тапкыр үткәрелүче әлеге иске яңа уенда Алексеевск, Балтач, Буа, Арча, Теләче, Саба, Биектау, Яшел Үзән командалары көч сынады. Буа данын 2010, 2012 елларда Татарстан җыелма командасы составында рус лаптасы буенча Бөтенроссия авыл җәйге уеннарында катнашкан Адав-Толымбайдан Марат һәм аның улы Эдуард Вәлиуллиннар, Альберт Саттаров һәм тагын Илнур Хөсниев, Татар Буасыннан Рәүф Йосыпов, шикәр заводыннан Василий Васин якладылар. Команда киеренке көрәштә өченче урын яулады. Икенчедә – Алексеевск, беренчедә Балтач уенчылары.
– Лапта уены торган саен киңрәк колач җәя. Ул Мәскәү, Түбән Новгород, Ульяновск, Оренбург, Пенза өлкәләрендә, Удмуртия, Башкортостан республикаларында аеруча популяр. Татарстанда да әлеге уенга тартылучы командалар саны арта, - ди Татарстанның “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте рәисе, бүгенге бәйгенең баш хөкемдары Видади Мәхмүдов.
Россия лапта федерациясе 2007 елда теркәлгән. Аның максаты әлеге уенны кабат масса төсендәгегә әверелдерү. Мини-лапта ярышы кагыйдәләре, аны кечкенә мәйданнарда, комда, ябык биналарда уйнау мөм-кинлеген күздә тотып, рус лаптасы нигезендә эшләнгән. Оригиналыннан аермалы буларак, мини-лаптаның уен мәйданы кечерәк – 20х35 метрга тиң, тупны уенга кертү өчен аңа агач лапта ягъни аткы (бита) белән баш артыннан гына сугарга ярый. Уенның кагыйдәләренә килгәндә, анда бишәр кешедән торган ике команда уйный. Берсе – сакланучысы уен кырында, икенчесе – һөҗүм итүчесе шәһәр сызыгында тора. Һөҗүм итүчеләр тупка аткы белән сукканнан соң кыр аша чабып чыгарга тырышсалар, сакланучыларга тупны тотып алып кырда булган һөҗүм итүчеләргә тидерергә кирәк. Кыр аша чабып чыга һәм үз урынына кайта алган уенчы командага 2 очко, сакланучылардан тупны җиргә төшкәнче тотып алучы 1 очко китерә. Уен 15әр минутлык дүрт таймнан тора. Күбрәк очко җыйган команда җиңә.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Буа районында профсоюз конференциясе йомгаклары
Бүген район Советының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының муниципаль учреждениеләре һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренең беренчел профсоюз оешмалары конференциясе узды.
2026 елның 21 февраленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Төнлә кар, аерым районнарда буран. Көндез бераз кар. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, төнлә һәм иртән урыны белән тизлеге 14 метрга кадәр җитә.
19
февраль, 2026 ел
Социаль фондның төбәк бүлеге 2025 елда Татарстаннан килгән йөзләгән студентка йөклелек һәм бала табу буенча пособие түләгән
2025 елның 1 сентябреннән көндезге бүлектә укучы студентлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие билгеләүнең яңа федераль тәртибе үз көченә керде. Узган елда 100 студент әлеге пособиене ала алган инде. 2026 ел башыннан пособие билгеләү турында 20 карар кабул ителде, 41 гариза карау стадиясендә. Студентлардан мөрәҗәгатьләр кабул итү һәм эшкәртү эшчәнлеге дәвам итә.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә 20дән артык төрле социаль ярдәм чаралары күрсәтә
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре Россия Социаль фонды ярдәм чараларының киң комплексыннан файдаланырга хокуклы. Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге 20 дән артык төрдәге ярдәм чараларын гамәлгә ашыра, алар арасында пенсия белән тәэмин итү, түләүләр билгеләү һәм реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү кебек чаралар бар. Күпчелек чаралар тиешле дәүләт органнарыннан алына торган белешмәләр нигезендә проактив форматта, ягъни гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз