2024 елның 21 февраленнән 15 мартына кадәр Татарстан күгендә "язгы кояш интерференциясе" күзәтеләчәк

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

2024 елның 21 февраленнән 15 мартына кадәр вакыт аралыгында 11:18дән 13:06га кадәр Татарстан күгендә «язгы кояш интерференциясе» күзәтеләчәк. Бу күренештә кояш нурланышы эфир телевизион сигналын кабул итүгә комачауларга мөмкин, ул вакытта  кояшның  урнашуы берничә минутка элемтә иярчене һәм җирдәге кабул итү станциясе белән бер линиядә булачак.

Күпчелек цифрлы эфир телевидениесе кулланучылары сурәт буларак үзгәрешләрне күрмәячәк. Кайбер очракларда рәсемнең кыска вакытлы «тукталуы», аның пиксельләргә таркалуы, тулысынча югалуы мөмкин. Тоткарлыкларның дәвамлылыгы берничә секундтан биш минутка кадәр булырга мөмкин.

Интерференция моментлары графигы РТРС сайтында «телерадиоканалларның вакытлыча сүндерелүләре» бүлегендә басылып чыга (https://tatariya.rtrs.ru/tvlbreaks/) һәм телевизор караучылар Кабинетында (https://online.rtrn.ru/)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International