Татарстан Республикасында «Иң мөһиме турында» конкурсы үткәрелә

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Республикада Гаилә елы чараларында катнашучы гаиләләрнең аудиториясен киңәйтү өчен «Иң мөһиме турында» республика конкурсы үткәрелә.

Конкурс номинацияләре:

«Илем минем, җирем минем». Нәфис сүз конкурсы: Ватан тарихы, Ватанга, туган якка мәхәббәт, Хезмәт Геройлары һәм республика казанышлары темасына шигырьләр, проза

«Рзхмәт, әни!». Фотопроект иң якын кешегә – әнигә һәм тормышка тәэсир иткән, чиксез рәхмәтле булган хатын-кызларга багышланган. Бу: һәрвакыт янәшәдә булган һәм янәшәдә булмаган кешеләргә "Рәхмәт!" әйтү мөмкинеле …

«Әти турында сүз». Аталарга багышланган фотопроект, әтисенең ышанычлы көченә мәхәббәт, хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән.

«Заман геройларыннан». Эссе конкурсы туган әтиләренең, бабаларының, якташларының, шулай ук  хәрби зонада  катнашучыларының хәрби батырлыкларына багышланган проза әсәрләре

«Безнең гаилә традициясе». Уникаль гаилә традициясенә Конкурс: уникаль, кызыклы гаилә традициясе турында кыскача хикәя.

«Гаиләмнең һәм әбиемнең яраткан җырлары».  Әбиемнең яраткан җырын, гаилә  гимнын башкару. 

«Рецепт моей бабушки».  Гаиләдә саклана торган гаилә рецепты тарихы нигезендә кулинария конкурсы.

«Әбием сандыгы». Гаилә реликвиясе һәм гамәли һөнәр конкурсы: ата-бабалардан күчеп килгән гаилә гамәли иҗаты, һөнәр яки реликвия турында кыскача хикәя.

Конкурслар җәмгыятьтә рухи-әхлакый ориентирларны саклау буенча гаиләне ныгыту һәм пропагандалау үсешенең бер чагылышы. Республиканың ныклы гаиләләре гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре, патриотизм, республиканың күпмилләтле халкының мәдәни мирасы турында сөйлиләр, хәзерге дөньяда гаиләнең мәңгелек кыйммәтләрен үз үрнәкләре белән раслыйлар.

Конкурсларны оештыручы - «Гаилә канаты астында» Татарстан Республикасы Төбәк иҗтимагый оешмасы.

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, «Ныклы гаилә»  оешмасы, «Мэрхэмэт-Милосердие» хатын – кызлар-депутатлар төркеме, «ТАТМЕДИА» Агентлыгы ярдәме белән уза.

Үткәрү урыны: Казан дәүләт мәдәният институты, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 3

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International