10 апрель төнендә һәм иртәсендә Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Казан буенча:

Аязучан болытлы. Башлыча явым-төшемсез.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка 4-9 м/с күчә.

Төнлә һаваның минималь температурасы +4..+6˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +14..+16˚.

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Аязучан болытлы. Урыны белән бераз яңгыр.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка 4-9 м/с күчә.

Төнлә һаваның минималь температурасы +4..+7˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +14..+17˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International