«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Конкурсның төп бурычлары булып оешмаларны эчке һәм тышкы базарларда югары сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле Ватан товарлары һәм хезмәтләре чыгару һәм алга җибәрү максатыннан эшчәнлекне һәрьяклап камилләштерүгә стимуллаштыру тора.

Ул түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

• азык-төлек товарлары;

• халык өчен сәнәгать товарлары;

• җитештерү-техник билгеләнештәге продукция;

• халык өчен хезмәтләр;

• җитештерү-техник билгеләнештәге хезмәтләр;

• халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре.

«ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» республика конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының федераль этабында катнашу мөмкинлеге биреләчәк.

Конкурста катнашу өчен 30 апрельгә кадәр Оештыру комитетына электрон почта аша гариза җибәрергә кирәк best@tatcsm.ru, телефон: (843) 233-18-13, 233-18-57.

Конкурста катнашу шартлары һәм кирәкле документлар исемлеге турында тулырак мәгълүмат белән» конкурс бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International