Буа театрына 100 яшь тула

2015 елның 6 феврале, җомга
Буа дәүләт драма театрының бер гасырлык тарихы булуны раслаучы язмалар сакланган – бездә 1915 елда укытучы Әкрам Мифтахетдинов җитәкчелегендә беренче татар спектаклен куярга җыенганнар. Тик тамаша, татарча цензура булмауга сылтау итеп, тәки уйналмый калган. Рөхсәт булмаган.
Кызганычка каршы, Әкрам Мифтахетдинов турында әлегә тулырак мәгълүмат табу мөмкин булмады. Ләкин аның башлангычы быел җирле театрның гасырлык юбилеен бәйрәм итәргә форсат бирә. Буа сәхнәсендә спектакль уйнала – ике елга соңрак, февраль революциясен-нән соң. Татар шәкертләре, укытучылары 1917 ел-ның 4 маенда “Казанга сәяхәт”не сәхнәләштерәләр. Тагын бер елдан көчкә эш-ләп килгән театр түгәрәге 20 кешелек труппага әверелә, артистлар өчен пансион ачыла. Спектакльләр атнага дүртәр тапкыр күр-сәтелә башлый. Шәһәрнең иң яхшы йортларының берсе театр кую өчен бирелә, ул “Буа шәһәр театры” дип атала башлый. 1918-19 ел-ларда труппага Казан артистлары Камал I, Камал II, Мутин, Камская, Айдаров, Айдарский, З. Богданова һәм башкалар кайталар. Профессионаллар ике ел буе Буа татар театырында эшлиләр һәм, “дилбегәне” һәвәскәрләргә калдырып, китәләр. 1924 елда Буага Татарстанның беренче атказанган артисты Бари Тарханов килә. Ул хөкү-мәттән ярдәм сорап, Буада татар театры өчен йорт салдыра. Җирле театрга Габдулла Кариев исеме бирелә. 12 кешелек Тарханов труппасы эшләгән чор Буа татар театрының иң гөрләгән чагы була. 1926 елдан Тарханов эшен Зө-ләйха Богданова дәвам итә. 1949 елга кадәр театр “колхоз-совхоз” дәрәҗә-сендә эшләп килә һәм ябыла.
Бөек Ватан сугышы елларында  Күчмә театр безнең җирлектә төпләнә һәм 1950 елларгача иҗат итә. Соңрак халык театрлары дәрәҗәсендә, үзешчән нигездә булса да, һәвәскәр-ләр салган традицияләр дәвам итә.
Профессиональ Буа дәү-ләт драма театры – театрның бүгенге көне инде. Аның гастрольләре өчен район-республика территориясе күптән тарайды, буалы артистлар Уралда, Себердә, Түбән Новгород, Пенза ягында, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәр-ләрендә яшәүче тамашачы алдында сәхнә тота. Аны халык та, Татарстан Мәдәният министрлыгы да, дәүләти даирәләр җит-ди кабул итә.






Гасырлык юбилей уңаеннан Буа дәүләт драма театры директоры-баш режиссеры Раил САДРИЕВка




берничә сорау юлладык.

- Раил Илдарович, йөз еллык – саллы дата. Олы юбилейны ничек билгеләп үтәргә җыенасыз?
- 16 марттан Буада беренче тапкыр “Театраль Буа-2015” декадасы башланачак. Бу театрның гасырлык юбилее бәйрәменә старт алу да булачак. Чарага театр сәнгатен пропагандалау, яшьләргә эстетик, патриотик тәрбия бирү, театрларны, артистларны аралаштыру миссиясе дә йөкләнә. Декадага республиканың атаклы Камал, Тинчурин театрлары, барлык районнардагы коллективлар, “Әкият” курчак театры, Мордва милли драма театры, Габдулла Кариев исемендәге яшьләр тамашачы театры, Чуашстанның М. Сеспель исемендәге яшь тамашачы театры, Димитровградның А. Н. Островский исемендәге драма театры киләчәк. Сүз уңаеннан, камаллылар безнең районда соңгы тапкыр 8 ел элек чыгыш ясаганнар. Буа театры татар һәм рус телендә ике премьера күрсәтәчәк. Ә 31 мартка минем шоу-эмоция “Пәри” планлаштырылды. Спектакльләр татар, рус, чуаш телләрендә булачак. Кыскасы, тамашачыга сайлау зур булачак. Декадада мөхтәрәм драматург, мәрхүм Туфан ага Миңнуллинның быел театр дөньясы зурлап билгеләп үтүче 80 еллыгы билгеле урын алачак. Илдар Матуров һәм Римзил Вәлиев авторлыгындагы “Туфан – Туфан инде ул” дип аталган документаль фильмны тәкъдир итү 23 март-та оештырылачак.  Әлеге грандиоз вакыйганың Буада узуы, дистәләгән театрның нәкъ бездә җыелуы районыбыз өчен дәрәҗә, дип саныйм һәм декаданың киләчәктә үз фондын оештырып, фестиваль булып китәчәгенә чын күңелдән ышанам.
- Быел тагын бер колачлы юбилей – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Буа театры репертуарында әлеге тема нинди чагылыш таба?
- Борис Васильевның “А зори здесь тихие” әсәрен сәхнәләштерергә җыенабыз. Аңлыйбыз, бик җаваплы хезмәт. Аны Мәскәү режиссеры Алексей Козлов сәхнәгә куячак. Старшина Васковны үзем уйнарга җыенам. 9 Май көнне тамашаны рус һәм татар телләрендә күрсәтәчәкбез. Спектакль белән  җәй көне Новочеркасскта, Новгород, Мәскәү, Ярославльдә үтәчәк театр фестивальләрендә катнашырга уйлыйбыз . Шулай ук мартта театрның попечительләр советы утырышын үткәрәбез, түгәрәк өстәл артында киңәшеп, планнар корачакбыз.
-Туктагыз, ә Толымбайдагы “Тамак” ресторанында бу нинди тамаша? Гөр киләсез?
- Әйе, гөр килеп “Тамак-2” сериалының дәвамын төшерәбез. Берьюлы өч камера белән!
- Сер булмаса, киләсе серияләрдә телевизор караучыларны  нинди кызыклар көтә?
- Алдагы персонажларга керәшен егете Кирилл кушылды. Уйнаучылар составында үзгәрешләр бар. Бу өлештә күп танылган артистлар катнаша: Илсөя Бәдретдинова, Раяз Фәсихов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Илсаф, Ринат Рәхмәтуллин, Шамкай, Равил Шәрәфиев, Резеда Шәрәфиева, Фән Вәлиәхмәтов, “Кредит” төркеме, Рифат Зарипов. Барысын да алдан сөйләп куймыйм. Сериалның дәвамы экранга май ахыры-җәй башында чыгачак.
Язманы Илсөяр МӨХӘММӘТҖАНОВА әзерләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International