“Ел укытучысы-2017” Бөтенроссия бәйгесенең региональ этабының зона турына нәтиҗәләр ясалды. Анда район данын лицей-интернатның башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Константинова, М. Вахитов исемендәге гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Җәләлова һәм 1 номерлы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Юлия Коваленко, яклаячак. Алар шушы көннәрдә Казанда семинарда булып кайттылар инде. Анда Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе Алла Головенькина үз тәҗрибәсе һәм уңыш сере белән уртаклашты.