Буада «Аленушка» балалар бакчасында яңалыкны республика белгечләре ничек бәяләде?

2017 елның 4 марты, шимбә

Буада бердәнбер балалар бакчасы Мәскәү шәһәре белгечләре тарафыннан тезелгән программа нигезендә эшли. Пилот мәйданчыгы булып беречеләрдә башлаган мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә шушы көннәрдә республика күләмендә семинар үтте.

- Бу программаның өстенлеге шунда,  бала тәрбияче белән бертигез эшли.  Өйдә әти-әниләрне дә бала белән шөгыльләнүгә  җәлеп итү нәтиҗәлелекне арттыра. Бүген “ачык дәрес”ләр вакытында күрдек, бала эшен тәрбиячедә күреп ясый. Белмәгәнен анардан күреп төзәтә. Сез календарьлар белән эшләү программасының уңай ягын балалар мәктәпкә киткәч тә күрәчәксез,- диде анда катнашкан Татарсан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү институтының кафедра бүлеге мөдире Гөлнур Майорова.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International