Буада юл билгеләре, светофорлар, разметкалар яңартыла

31 март 2017 ел., җомга

Район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис Бәдертдинов әйтүенчә, быел юл куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча да күп эш башкарылачак.

Ефремова һәм К.Зыятдинов урамындагы светофор тулысынча ремонтланачак. Шәһәрдә җәяүлеләр өчен өстәмә светофорлар да урнаштырылачак. 150 данә яңа юл билгеләре куела. Шуның 20се тукталышларда, калганнары “Юл бир!”, “Төп юл” билгеләре” һәм башкалар. Шул исәптән зәңгәр фондагы юл билгеләре ут кайтаргыч өслеклеләре белән алыштырыла. Ясалма тигезсезлекләр Космовский урамында ике урында ясала. Шулай ук Р. Люксембург һәм Арефьев тыкрыкларында да автомобиль хәрәкәтенең ике якка юнәлешендә дә куела. Моннан тыш бу тыкрык яктыртылачак. Шулай ук бирегә җәүлеләр өчен киртә куела. Анысы Р.Люксембург-К.Зыятдинов, Ефремов-К,Либкнехт, Ефремов-Гагарин, Р.Люксембург-Гагарин урамнарында да булачак.

Моннан тыш 65 урында җәяүле юлны аркылы чыгу “зебралары” һәм күпчелек урамнарда юнәлешне аеручы разметкалар яңартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования