УҢЫШЛАРЫ МУЛДАН КҮРЕНӘ

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч, Сабантуй бәйрәменә кадәр агрофирмалар, хуҗалыклар директорлары, баш агрономнары катнашында традиция буенча иген кырларын кабул итү үткәрелде.

Моңарчы урыннардагы җитәкчеләр башта аерым бер көнне үзләрендәге басуларның торышын, чәчү әйлә-нешенең үтәлешен тикшереп чыктылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Җаббаров җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары хуҗалыклар җитәкчеләренең башкарган эшләре белән танышып йөрделәр.

Соңгы елларда хуҗалыкларда элиталы, мул уңыш бирә торган районлаштырылган сортлы орлыкларны чәчүгә игътибар бирелә. Андый басулар торышы белән күпкә аерылып тора иде. Танышу “Дружба” агрофирмасының 1 номерлы филиалыннан башланды. Новеселки авылы янындагы кырда терлек азыгы әзерләү бара иде. Филиалда хезмәтне механизаторлар белән дөрес оештырып, ике чәчү комплексында сыйфат белән башкарганнар. Алдыбызда 333 гектарда шикәр чөгендере басуы. Чәчү технология буенча башкарылган, үсемлекләр тигез тишелгән. Бөртекле-кузаклы культуралар корткычларга һәм төрле чүп үләннәренә каршы химик препаратлар белән эшкәртелгән. Икенче ел игелүче люцерна басуында да мул уңыш өлгергән. Биредә көзге уҗым культуралары 1040, арыш 140 гектар мәйданда чәчелгән.

Белгечләр филиалның баш агрономы Юрий Гераси-мовның үз вазифасын җиренә җиткереп башкаруын билгеләп үттеләр.

“Россельхозүзәк”нең районара бүлегенең үсемлек-ләрне саклау буенча әйдәп баручы агрономы Анна Алексеева белдерүенчә, хәзер төп игътибарны авыруларга каршы тиешле чаралар күрүгә бирергә кирәк.

“Агрохимсервис” җәмгыяте директоры Тәлгать Фәс-хетдинов мул уңышны формалаштыруда туфракка известь кертүнең уңай нәтиҗәсе булуын һәм әче туфраклы җирләрдә һәр ел саен 1000 гектарда эш башкаручы “Авангард” агрофирмасын башкаларга да үрнәк итеп күрсәтте.

- Кызганычка каршы, башка хуҗалыкларда аны елына да 100 гектар мәйданда гына кулланалар,- диде ул.

“Кыят” җәмгыяте белән танышу Козловка авылы янында урнашкан сортларны сынау участогыннан башланды. Биредә кечкенә кишәрлекләрдә төр-ле культураларның берничәшәр сорты үсә. Быел төр-ле төбәкләрнең хуҗалыкларына 1300 тонна орлык сатканнар. “Дружба” агрофирмасының 4 номерлы филиалында да югары уңыш бирә торган культураларны чәчү игътибар үзәгендә. Көзге культуралардан мул уңыш өлгереп килә. Үсемлекләр тигез тишелгән. Үсемлекләрне төрле авыруларга һәм корткычларга каршы химик препаратлар белән эшкәртү график буенча башкарыла. Филиалда арпаның “Тимерхан” сортын шактый мәйданда чәчкәннәр.

– Былтыр һәр гектарыннан уртача 55 центнер уңыш алдык,- ди филиал директоры Мөнип Хөсәенов.  Иске Суыксуда 1200 гектарда кукуруз чәчкәннәр. Шуның 200 гектары бөртеккә суктырылачак.

“Алан” җәмгыятендә иртә срокларда чәчелгән арпа мәйданы яхшы үсеш алган.

– Бөртеклеләрнең барлык мәйданнарын да корткычларга һәм төрле чүп үләннәренә каршы өч тапкыр химик препаратлар белән эшкәрттек,- ди баш агроном Наил Гыйльметдинов.

Бу мөһим агроэшне механизаторлар Зөфәр Гыйләҗев һәм Рафыйк Мәхмүтов сыйфат белән башкарган.

“Коммуна” җәмгыятендә басуларның уңдырышлы-лыгын арттыруга игътибар бирелә. Һәр ел саен 100–150 гектарда черемә кертелә. Шикәр чөгендеренең 4 төрле сортын чәчкәннәр. Хуҗалыкта технология таләпләре төгәл үтәлә, чәчү әйләнешенә игътибар бирелә. Басулар чиста.

“Бола” агрофирмасында чәчүне сыйфат белән башкарганнар. Аеруча көнбагыш, арыш кырлары орлыкка реализацияләү өчен матур күренә. “Арышның “Подарок” сортын чәчкәннәр. Үсемлекләр корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы химик препаратлар белән эшкәртелгән. Җәмгыятьтә ындыр табагындагы агрегатларны һәм киптерү машиналарын ремонтлау бара.

“Авангард” агрофирмасында былтыр татлы тамырның һәр гектарыннан уртача 544 центнер уңыш җыеп алганнар. Кайбер аерым участоклардан 720 центнер чыккан. Быел да аны игүгә игътибар бирелә. 1100 гектарда борчак, 730 гектарда соя культуралары өлгереп килә. Быел 32 миллион сумлык орлык реализацияләгәннәр. Без килгәндә механизаторлар кырда җәйге агротехник чаралар үткәрә иделәр.

“Дружба” агрофирмасының 3 номерлы филиалында 350 гектарда шикәр чөгендере мәйданын авылга якынрак кырга чәчкәннәр. Кырлар чиста, механизаторлар чәчүне сыйфат белән башкарган. Филиалның баш агрономы Иршат Әхмәтҗанов механизаторлар белән кырда эшне дөрес оештыра.

“Агрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыятенең “Ямбулат” ярдәмче хуҗалыгы механизаторларының игенчелектә үз технологияләре бар. Басуларда, аеруча шикәр чөгендере мәйданнарында чүп үләннәренә каршы чаралар күрелгән.

Биредә саламны туфракка ваклап сиптереп, сукалап калдыралар.

– Бу бик яхшы, алыштыргысыз ашлама ролен дә үти, туфрак составын да яхшы тота, - ди җәмгыять белгечләре.

“Дружба” агрофирмасының 2 номерлы филиалында да чәчү технологиясе төгәл сакланган. Иртә срокта чәчелгән мәйданнар әйбәт үсеш алган. Биредә терлек азыгы әзерләү темпы да югары.

– Сезнең белән иген басуларын карап чыктык. Үсемлекләрнең торышы начар түгел. Башкарган эше-безгә беркүпме нәтиҗә ясыйбыз. Хуҗалыкларда кырчылык өлкәсендә технология таләпләре төгәл үтәлгән. Бу тырышып эшләүче механизаторларыбызның хез-мәт җимешләре. Рәхмәт аларга. Кырларда мул уңыш формалашып килә. Аларны карап, үстереп, югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булсын, -  Марат Җаббаров.

Югары игенчелек мәдәниятенә ия булган хуҗалык-ларның исемнәре Сабантуйда игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International