Механизатор һөнәрен популярлаштыру, алдынгылыкны стимуллаштыру максатында Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 100әр мең сумлык 200 премия булдырылган.
Бу хакта республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2017 елның 1 августындагы 172/2-пр номерлы боерыгында язылган. Аңа туры китереп, югары нәтиҗәләргә ирешкән бөртек җыю комбайнында эшләүче 150 һәм ургычларда эшләүче 50 экипаж бүләкләнәчәк. Арада буалылар да булыр дип өметләнәбез.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлегә икенче төркемгә керүче комбайннарны иярләүчеләр арасында лидерлык “Дружба” агрофирмасының 4 номерлы филиалыннан Илмир Әхмәтовта. Ул “Полесье” белән 154 тонна ашлык суктырган. Икенче-өченче урыннарда – “Авангард”тан Илгизәр Сөнгатов һәм Наил Гыймадов. Өченче төркемдәгеләрдән “Мега-370” комбайны белән 301 тонна ашлык суктырган “Дружба”ның 3 номерлы филиалыннан Марат Алимов алда бара. “Авангард”тан Дмитрий Сидоров, “Дружба”ның 2 һәм 3 номерлы филиалларыннан Рафаэль Вәлиев һәм Алексей Николаев аннан азга гына калышалар. Дүртенче төркемгә кергән “Лексион” комбайннарында эшләүчеләрдән “Дружба”ның 3 номерлы филиалыннан Александр Масленцевның күрсәткече 237 тоннага, 4 номерлы филиалдан Наил Дәминовның 174 тоннага тиң (мәгълүматлар 9 августка).